Логотип «Мәйдан» журналы

Баллы кар

Күңелне нәрсә җылыта? Салкынча туңдырма!Крокодил Гена җырында да иң дулкынландыргыч урын, һичшиксез, «биш йөз эскимо» турындагы кушымта: бу юлларны балалар һәрвакыт әйтеп биргесез хөрмәт һәм җитдилек...

Күңелне нәрсә җылыта? Салкынча туңдырма!ice-cream-cone-with-sprinkles_shutterstock_11048371-m
Крокодил Гена җырында да иң дулкынландыргыч урын, һичшиксез, «биш йөз эскимо» турындагы кушымта: бу юлларны балалар һәрвакыт әйтеп биргесез хөрмәт һәм җитдилек белән җырлыйлар. Бу матур җыр чыкканнан соң күп вакытлар узды, әмма туңдырмага карата бөтенхалык мөнәсәбәте үзгәрешсез калды. Балалар да, балалык яшеннән чыккан өлкәннәр дә бу салкынча, авызда эреп торган татлыны бик яраталар.
Туңдырманың туган иле Кытай дип санала. Туңдырманың ата-бабасы—татлы бал, шикәрләндерелгән, боз кушылган җимеш согын — безнең эрага хәтле III гасырда шушы халык ясый башлаган.
Тарихи мәгълүматларга караганда, туңдырманы яратучылар арасында күп кенә «затлы» кешеләр дә бар: Александр Македонский, Цезарь, Нерон, Наполеон Бонапарт, Петр III, Екатерина II...
Европага җимеш туңдырмасының рецепты XIII гасырда килеп җиткән. Баллы бозны шулай ук борынгы греклар һәм римлылар да белгән. Аның турында үзенең трактатларында бөек табиб Гиппократ та язган.
Туңдырмага сөтне чагыштырмача күптән түгел генә, XVIII гасыр ахырында, XIX гасыр башында өсти башлаганнар. Ә брикетны шоколадка «төрергә» XX гасырның башында гына өйрәнгәннәр. Эскимо күптән түгел, 70 ел элек кенә чыгарыла башлаган. Узган гасыр башына хәтле, суыткыч машиналар чыгарылганчы, туңдырма бик кыйммәт булган. Россиядә исә туңдырма XIX гасырның 30 нчы елларыңда популярлык ала.
Хәзерге замандагы туңдырманың тәме турында икеләнеп тору урынсыз: сатуда аның бик күп төре булуы иң таләпчән кешене дә канәгатьләндерерлек.
Туңдырма ул десерт һәм татлы ризык кына түгел.
Туклыклылык кыйммәте аның составына бәйле. Туңдырманың составында сөт, каймак, сөт порошогы, агароид, шикәр комы, майсызлаңдырылган сөт, ванилин, аз гына су бар.
Агароид — туңдырманы «дөресләтә» торган матдә. Аны «стабилизатор» дип тә йөртәләр. Ул туңдырманың сыек өлешен туңдыру барышында эре кристаллы бозлы каты матдәгә әйләнүеннән саклый. Агароид аркасында туңдырма нәфис һәм шул ук вакытта нык була.
Җәмгыять күләмендә туңдырма булдыру үзенчәлеге берничә технологик операция башкаруны таләп итә. Шулар арасында фризлау һәм чыныктыру. Фризлау махсус аппаратларда булдырыла, бу вакытта катнашма языла (һавалана) һәм туңдырыла.
Чыныктыру махсус генераторларда башкарыла. Монда туңдырманың температурасы — 25—30° ка кадәр төшерелә.
Составына килгәндә, туңдырма зур биш төркемгә бүленә (сөт маеның күләменә карап): «пломбир», «сливочный», «молочный», үсемлек мае белән эшләнгән туңдырма һәм шикәр сиробы белән җиләк-җимештән ясалган төр. Азаккы ике сорт «җиңел» туңдырма дип санала.
«Пломбир» майлылыгы югары булу белән аерылып тора. Бу төр туңдырмада сөт мае 12—15% тәшкил итә. Бу югары калорияле һәм безнең илдә иң популяр татлы ризык.
«Сливочное» — исеме шулай аталса да — бер дә сөтөстеннән ясалмаган. Тик составындагы сөт мае сөт өстендәге кебек 8— 10% тәшкил итә.
«Молочное» дигән төрдә сөт маеның күләме гади сөттәге кебек—3—5%.
Туңдырманың «җиңел» төрләрендә сөт мае бик аз — 1% ка кадәр, кайбер төрләрдә сөт мае бөтенләй булмавы ихтимал яки сөт маен үсемлек мае алыштыра (гадәттә, кокос мае).
Җиләк-җимеш туңдырмалары, гадәттә, баллырак, анда 30% ка кадәр шикәр була. Бездә туңдырмага җиләк-җимеш яки натураль һәм натуральгә яраклашкан ароматизатор өстиләр. Безнең илдә эшләнүче туңдырмага ясалма катнашмалар кушу техник инструкцияләр белән тыела.
Туңдырманың кеше организмына йогынтысы
— Туңдырма, сөт ризыгы буларак, кеше организмын сөтнең бөтен компонентлары: сөт аксымы, төрле аминокислота, витаминнар һәм минераль матдәләр белән тәэмин итә.
—Аерым төрләре, сөт компонентларыннан башка, кешенең организмына өстәмә файдалы матдәләр дә җиткерә. Мәсәлән, чикләвек, җиләк-җимеш, бал һәм башкалар.
—Баллы әйбер кәефне күтәрә, чөнки ул организмда серотонин чыгышын көчәйтә. Шуңа күрә туңдырма — кәефсезлектөн бик әйбәт чара.
Туңдырмадагы җиңел үзләштерелә торган углеводлар баш мие өчен бик файдалы. Димәк, туңдырманы студентларның һәм укучы балаларның якын дусты дип исәпләргә тулы хокук бар.
—Туңдырма югары калорияле ризык, ул тиз һәм тулысынча үзләштерелә, ачыккан вакытта ярдәмгә килә.
Әлбәттә, туңдырманы иң күп һәм яратып кулланучылар—балалар.
Ләкин, бәләкәч әти-әнисеннән ничек кенә ялварып сораса да, өч яшькә хәтле балага туңдырма тәмен белү кирәк түгел. Балага өч яшьтән соң тәкъдим ителә торган беренче туңдырма «молочный» булырга мөмкин (бик майлысын баланың организмы авыр үзләштерә) һәм ул өстәмәсез һәм шоколадсыз булырга тиеш. Үсү дәверендә, сәламәтлеге ягыннан каршылыклар булмаган очракта, бала әкрен генә туңдырманың башка төрләре белән таныша ала. Гомумән, туңдырма — татлы ризык һәм көндәлек ризыклар арасында аңа урын юк. Ләкин атнасына ике-өч мәртәбә сыйланырга ярый. Ә аппетиты начар булган балага ешрак тәкъдим итсәң дә була (икенче ашауга яки төшке һәм кичке ашау арасында — сөт ризыгы урынына), әмма көн саен түгел.
Туңдырманы балага түбәндәге очракларда бирү ярамый:
—ашказаны һәм эчәк органнарында хроник авыру көчәйгәндә;
— үт юлларының эшләве кыенлашкач һәм үт куыгы ялкынсынган очракта (салкын туңдырма спазмга һәм үтнең куелануына сәбәпче булырга мөмкин);
— организм сөтне кабул итмәгән очракта (сыер сөте аксымына аллергия булса);
— борын-колак-тамак ялкынсынган вакытта (ангина, тамак төбе бизе, тын юллары ялкынсынганда);
— артык масса;
— шикәр авыруы булганда.
Теш авырулары турында да онытмаска кирәк: баллы ризык кариес барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә, туңдырма ашаганнан соң авызны җылы су белән чайкап алу мөһим.
Кайбер авырулар вакытында аерым төр туңдырманы гына ашарга мөмкин. Туңдырма этикеткасында күрсәтелгән состав турындагы мәгълүматларны игътибар белән укырга кирәк. Мәсәлән, организм сыер сөтен кабул итмәгән очракта, ансыз гына эшләнгән туңдырманы алырга туры итә (жимеш бозы, җиләк-җимеш туңдырмасы). Шикәр авырулы кешеләргә махсус эшләнелгән туңдырма гына кулланырга ярый.
 

Комментарийлар