Балчыктан карайган кулларны ничек чистартырга?
Моның өчен кыйммәтле кремнар сөртү мотлак түгел.Яз үзенең матурлыгы, җылылыгы белән беррәтән, мәшәкатьләре белән дә акрынлап янә тормышыбызга үтеп керә. Димәк, бакча эшләренә дә тотынырга вакыт.“Язның...
Моның өчен кыйммәтле кремнар сөртү мотлак түгел.
Яз үзенең матурлыгы, җылылыгы белән беррәтән, мәшәкатьләре белән дә акрынлап янә тормышыбызга үтеп керә. Димәк, бакча эшләренә дә тотынырга вакыт.
“Язның бер көне елны туйдыра” дисәләр дә, матур булып каласы да килә бит әле. Балчык-туфракта эшләгәнлектән, карайган, яргаланган куллар бер хатын-кызны да бизәми. Ә инде перчаткалар киеп эшли алмаганнарга, бу, чыннан да, зур бәлагә әверелә.
Карайган кулларны тиз арада ничек чистартырга?
Якынча 100 грамм чамасы 3 процентлы водород перекисе алырга (һәр даруханәдә сатыла), шуңа 10-20 грамм нашатырь спирты өстәргә һәм теләсә нинди савыт-саба юа торган сыеклык алырга. Барысын бергә болгатырга һәм кулларны шушы эремәгә тыгып торырга кирәк. Берничә минуттан барлык каралган, яргаланган урыннар агарачак. Соңыннан кулларны сабын белән юып, тукландыргыч крем сөртергә кирәк.

Комментарийлар