Логотип «Мәйдан» журналы

Балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды. Бу хакта ведомствоның матбугат сайты хәбәр итә.«Балаларны I һәм X сыйныфларга...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды. Бу хакта ведомствоның матбугат сайты хәбәр итә.
kajnar-liniya
«Балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны артуга бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында кайнар элемтә ачылды», - диелә министрлык хәбәрендә.
Кайнар элемтә эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе белгечләре ата-аналарны кызыксындырган сорауларга (843)294-95-04 һәм 294-95-05 телефоннары аша җавап бирәчәк.
Министрлык шулай ук Башкарма комитетларның мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләренә үз муниципалитетларында кайнар элемтә телефоннары эшен оештырырга тәкъдим итте.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189110/

Комментарийлар