Логотип «Мәйдан» журналы

Балаларга Яңа ел бүләгенә Казан бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленгән

Балаларга Яңа ел бүләкләренә Казан шәһәре бюджетыннан 20 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән, бүләкләрне мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәрендә 122 мең бала алачак. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә узган эш...

Балаларга Яңа ел бүләкләренә Казан шәһәре бюджетыннан 20 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән, бүләкләрне мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәрендә 122 мең бала алачак. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә узган эшлекле дүшәмбе җыелышында хәбәр ителде.
clipboard21
Быел Татарстан башкаласында Яңа ел бүләкләрен балалар бакчасына йөргән һәр сабый, башлангыч сыйныф укучылары, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр, кадет мәктәпләре укучылары, физик мөмкинлекләре чикле 3-14 яшькәчә балалар һәм ишле гаиләдә тәрбияләнүче 3-5 яшьлек сабыйлар алачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Комментарийлар