Логотип «Мәйдан» журналы

Балаларга интерферон бирү кирәкме?

Галимнәр әгәр баланың иммунитеты нык икән, грипп вакытында аңа интерферон бирмәскә киңәш итәләр.Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы, КДМАның э...

Галимнәр әгәр баланың иммунитеты нык икән, грипп вакытында аңа интерферон бирмәскә киңәш итәләр.9506699602475437_0bed597c
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов интерферон препаратларын балаларны дәвалауда һәм гриппны кисәтүдә файдалану турында аңлатма бирә. Аның фикеренчә, әгәр баланың иммунитеты ныклы икән, аны тагын да стимуллаштырырга кирәкми. "Иммунитет безгә йогышлы авыруларга каршы көрәшү өчен кирәк. Бу очракта йогышлы авыру юк, ә без иммунитетны тагы да көрәшергә этәрәбез булып чыга. Даруны контрольсез куллану, гиперстимуллаштыру иммунитетны бетерә. Аннары вирус белән чынлыкта очрашкач, иммунитет “җавап бирмәскә” мөмкин. Әгәр инструкциясендә профилактика өчен дип язылган булса, вируска каршы препаратларны гаиләдә яки эштә авыручылар күп булса гына кулланырга киңәш ителә. Тиктомалга эчүнең мәгънәсе юк, дип саный табиб. Интерфероннар - организмга вирус кергән очракта, күзәнәкләр тарафыннан эшләнеп чыгарылучы аксымнар төркеме. Интерферон индукторлары организмны әлеге аксымны күбрәк бүлеп чыгаруга этәрә. Интерферон препаратлары составына исә ясалма рәвештә эшләнгән әзер интерферон кергән.
 
 

Комментарийлар