Балалар язучысы Резеда Фәрхетдинованың яңа китабы чыкты
Балалар язучысы Резеда Фәрхетдинованың Татарстан китап нәшриятында яңа китабы чыкты.Шигырьләрендә башлангыч сыйныфларда укыган малайлар-кызлар белән булган маҗаралар бәян ителгән. Шагыйрәнең лири...
Балалар язучысы Резеда Фәрхетдинованың Татарстан китап нәшриятында яңа китабы чыкты.
Шигырьләрендә башлангыч сыйныфларда укыган малайлар-кызлар белән булган маҗаралар бәян ителгән. Шагыйрәнең лирик геройлары шаян да, зирәк тә, хыялый да. Рәссам Айсылу Гарипова матур рәсемнәре белән шигырьләрне ямьләндергән. Китап искиткеч матур һәм эчтәлекле булган. Китап редакторы – Рифат Сәлахов. Резеда Фәрхетдинованың “Урам керми уйга” китабы сабыйларга шәп бүләк!
Комментарийлар