Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова һәр мәктәпкә бер язучы беркетергә тәкъдим итә

Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрәпова һәр татар мәктәбенә бер язучы беркетергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган агентлыкның махсус проекты – татар балалар әдәбияты пробле...

Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрәпова һәр татар мәктәбенә бер язучы беркетергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган агентлыкның махсус проекты – татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.
2593
“Мине Данил Салихов “мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан кайтып керми торган язучы” дип атады. Бу чыннан да шулай һәм һәр язучы шундый булырга тиеш”, - диде шагыйрә.
Аның фикеренчә, һәр татар мәктәбенә бер язучыны беркетергә кирәк.
“Бүген туган телебез шундый хәлдә булганда, язучылар бердәм тотынып, мәктәпләргә десантлар төшерергә тиеш. Безнең кебек бушка эшләүче фанатлар күп булмас-булуын. Бәлки ниндидер акча да табарга кирәктер. Ләкин һәр язучының үзенең мәктәбе булырга, ул анда түгәрәк алып барырга тиеш”, - диде ул.
Йолдыз Шәрәпова сүзләренчә, бүген балалар әдәбиятына килә торган талантлы, каләмле балалар юк.
“Алар тиз генә өлкәннәр тормышын язарга күчә. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын атнасына ике сәгать укытып кына милләтнең, әдәбиятның киләчәге булырмы икән? Моны без – язучылар бергәләшеп тотынып хәл итәргә тиеш”, - диде шагыйрә.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181643/

Комментарийлар