Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар туу буенча Идел буе федераль округы лидеры билгеле булды

Башкортстан – балалар туымы буенча Идел буе федераль округы лидеры булган. Бу хакта "Кызыл таң" газетасы яза. 2017 елгы йомгаклар буенча, Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында Башҡортста...

Башкортстан – балалар туымы буенча Идел буе федераль округы лидеры булган. Бу хакта "Кызыл таң" газетасы яза.
 
2017 елгы йомгаклар буенча, Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында Башҡортстанда иң күп – 47,7 меңнән артык бәби дөньяга килгән.
Икенче урынны Татарстан били – 47,3 мең, өченче урында – Түбән Новгород өлкәсе, анда 35,2 мең бала туган, дигән мәгълүмат китерде Уфада үткән аналарны һәм балалыкны саклау мәсьәләләре буенча округ киңәшмәсендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының федераль округтагы штаттан тыш баш акушер-гинекологы Илдар Фатҡуллин.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнвар-апрелендә республикада 15,2 меңнән күбрәк сабый дөньяга килгән. Бу сан быел азрак, былтыр шушы ук чорда 616 бала күбрәк туган булган.
Белгечләр тууның кимүен бала табу яшендәге хатыннарның азаюы һәм югары социаль җаваплылык белән аңлата.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар