Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар “Татмедиа” бинасында “Балачак – канатлы таган” фотокүргәзмәсен ачты

31 май көнне Казанда, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында Балаларны яклау көне уңаеннан “Балачак — канатлы таган...” фоторәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады. Фотоларның геройлары – Татарстанның “Са...

31 май көнне Казанда, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында Балаларны яклау көне уңаеннан “Балачак — канатлы таган...” фоторәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады. Фотоларның геройлары – Татарстанның “Сабантуй”, “Ялкын” һәм “Салават күпере” журналлары өчен төшерелгән төрле яшьтәге балалар. Алар “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьмин белән бергә фотокүргәзмәне ачты.
703a1171
“Балаларның гүзәл йөзләре ай дәвамында безне сөендерәчәк. Шулай итеп “Татмедиа” Балаларны яклау көненә кушыла. Без балалар турында һәрчак хәтерлибез. Өлкәннәр балаларның йөзләре фотолардагы кебек шатлыклы һәм көләч булсын өчен бөтен көчләрен куярга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Андрей Кузьмин һәм фотографларга, журнал редакцияләренә рәхмәт белдерде.

Альмира Шәехова күргәзмә ачылышына абыйсы белән килгән. “Миңа 6 яшь, Мин пианинода уйныйм, чөнки мин үскәч пианист булам”, — дип планнары белән уртаклашты Альмира “Татар-информ”га.
Тагандагы 10 яшьлек Залия Гарифҗанованың фотосурәте тамашачы игътибарын җәлеп итте. Кыз сөйләгәнчә, аны сеңлесе һәм дус кызы белән фотога төшергәннәр: “Бу таганнар әнинең эшеннән ерак түгел. Мин анда еш булам. Минем белән фотода Зәринә һәм Маргарита. Без дуслар, бергә таганда атынабыз, уйныйбыз”.
Әскәр Богданов Тукай портреты белән фотога төшкән. “Хәзер миңа 9 яшь, без фотога төшкәнне хәтерләмим, бу күптән иде. Әмма Тукай музеена барганны хәтерлим”, - дип сөйләде малай.

"Балаларны фотога төшерә белү – зур сәнгать. “Салават күпере” журналы эшләп килгән 30 ел эчендә бездә зур архив җыелды. Алар арасында ниндидер эшне аерып карау кыен , чөнки теләсә кайсы бала йөзе — ата - аналар өчен генә түгел, ә безнең өчен дә иң матуры”, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән “Салават күпере” журналы баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.
Күргәзмәдә Владимир Васильев, Анна Арахамия, Илназ Мөхәрләмов һәм Ринат Низметдиновның эшләре тәкъдим ителгән.
Декабристлар урамы, 2нче йорт адресы буенча оештырылган күргәзмәне 1 июльгә кадәр һәркем кереп карый ала.
Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/31/187287/

Комментарийлар