Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар пособиесе өчен Татарстанга өстәмә рәвештә 1,3 миллиард сум акча биреләчәк

Россия төбәкләренә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен өстәмә рәвештә 62 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 1,3 миллиард сумын Татарстан алачак. Шул хактагы боерыкны...

Россия төбәкләренә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен өстәмә рәвештә 62 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 1,3 миллиард сумын Татарстан алачак. Шул хактагы боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
«Өстәмә финанслау ихтыяҗы әти-әниләре пособие алу хокукына ия балалар саны арту белән бәйле. Россиядә аларның саны 4,2 миллионнан артып китә», - дип искәрттеләр Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.
Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр Россия Президенты Владимир Путин указы белән быелның июнендә түләнә башлады. Айлык түләүнең күләме бер балага туры килгән төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә, бу якынча 5,5 мең сум дигән сүз.
 
https://tatar-inform.tatar/news/business/17-11-2020/balalar-posobiese-chen-tatarstanga-st-m-r-vesht-1-3-milliard-sum-akcha-birel-ch-k-5786071

Комментарийлар