Балалар өчен "Җәлил варисларына" китабы дөнья күргән
Татарстанда “Җәлил варисларына” исемле яңа китап дөнья күрде. Советлар Союзы Герое, шагыйрь, көрәшче Муса Җәлилгә багышланган китапның автор-төзүчесе – шагыйрь Рифат Сәлах.Автор китапның Муса Җәлилнең...
Татарстанда “Җәлил варисларына” исемле яңа китап дөнья күрде.
Советлар Союзы Герое, шагыйрь, көрәшче Муса Җәлилгә багышланган китапның автор-төзүчесе – шагыйрь Рифат Сәлах.
Автор китапның Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлил белән киңәшләшеп язылганын билгеләп узды. 95 битле китап 1 мең данә тираж белән чыккан. Китапның редакторлык эшендә, шулай ук, Энҗе Хөснетдинова катнашкан.
“Җәлил варисларына” – “Наследникам Джалиля” китабы ике телдә язылган. Анда шагыйрьнең биографиясе һәм фотографияләре, шигырьләре, кулъязмалары, “Моабит дәфтәре” оригиналы фотосурәте урын алган.
Рифат Сәлах бу китапның башлангыч сыйныф укучылары өчен чыгарылганын билгеләп үтте. “Катлаулы итеп язмадык, балалар өчен җиңелчә, кызыклы итеп язарга теләдек. Без анда Җәлилнең бераз гына биографиясен керттек. Аннары шагыйрьнең шигырьләре буенча төрле биремнәр – сораулар, яисә шигырь темасына тиңдәш мәкальләр әзерләдек. Аннан соң шигырьләрдән чыгып эшләнгән тестлар тәкъдим ителә. “Сез беләсезме?” дигән кызыклы рубрикага кызыклы мәгълүматларны керттек. Китапта шигырьләр рәсемнәр белән үрелеп бара. Русчага да тәрҗемәсе булуын исәпкә алганда, минемчә, балалар өчен бу бик кызыклы китап”, – дип белдерде Рифат Сәлах.
Автор әйтүенчә, китапта Муса Җәлил истәлеге сакланган урыннар турында да мәгълүмат бар. Мәсәлән, туган ягы Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, Минзәлә районында, Балтач районы Карадуган авылында музейлар эшли. “Казанда Җәлил музей-йортына барып төшереп, төрле фотолар алып кайттык. Шулай итеп, китапка Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән грамота да, шагыйрь үзе исән чакта чыккан китаплары, Җәлилнең мандолинасы, “Моабит” дәфтәре битләренең фотолары да кертелде”, – диде Рифат Сәлах.

Комментарийлар