Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләрен һәм активистларын бүләкләделәр

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында балалар хәрәкәтен үстерү буенча программалар һәм иҗтимагый берләшмә лидерлары өчен «Иң яхшы балалар инициативасы» социаль проектлар бәйгеләренә йомг...

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында балалар хәрәкәтен үстерү буенча программалар һәм иҗтимагый берләшмә лидерлары өчен «Иң яхшы балалар инициативасы» социаль проектлар бәйгеләренә йомгак ясадылар.
Балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләрен һәм активистларын бүләкләделәр
Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасында Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та катнашты.
Балалар хәрәкәтен үстерү буенча программалар, методик эшләнмәләр һәм фәнни басмалар бәйгесендә республиканың 16 районыннан 100дән артык балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчесе катнашты. 22 эш авторы җиңү яулады. Иҗтимагый берләшмә лидерлары өчен «Иң яхшы балалар инициативасы» социаль проектлар бәйгесендә катнашу өчен 97 проект тапшырылган, шуларның 23 экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгән.

Фото: minmol.tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/01/179975/

Комментарийлар