Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар бергә укый ала

Быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.«Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларны...

Быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
3492
«Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу – бер гаиләдә яшәүче балаларга кагыла», - диелә министрлык хәбәрендә.
Шул ук вакытта,  буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.
Балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон рәвештә кабул итәчәк.
Узган ел Россия Президенты Владимир Путин  бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге федераль законга уңай бәя бирде.
 
Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: Татар-информ мәгълүмат агентлгы

Комментарийлар