Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар бакчаларында татар теле дәресләре бетерелә?

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы шәһәр-район мәгариф идарәләренә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча 2013 елның 8 ноябрендәге методик тәкъдимна...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы шәһәр-район мәгариф идарәләренә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча 2013 елның 8 ноябрендәге методик тәкъдимнамәне куллануга яраксыз булуын җиткерде.
Сүз балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәнү итеп куйган министрлыкның методичкасы турында бара. Аның буенча кече төркемнәрдә дәресләр атнасына өч тапкыр уен формасында керә торган булган. Уртанчыларда ул башка занятиеләр хисабына уздырылган. 27 декабрьдә чыккан яңа документ буенча дәресләр СанПиНами таләпләре нигезендә алып барылырга тиеш. Вариатив өлешнең балаларның, әти-әниләрнең, педагогларның мәнфәгатьләре искә алынып төзелергә тиешлеге әйтелгән.
 
http://almet-rt.ru/

Комментарийлар