Логотип «Мәйдан» журналы

Бала язмышы

- Үзләре генә рәхәтләнеп яшәмәсеннәр әле, әтиең янына бар, - диде әнисе аңа беркөнне.

Беркайчан да әнисенең сүзеннән чыкмаган Галия, сумкасына дәреслекләрен тутырды да, әкрен генә туган өеннән чыгып китте. Әтисе гаиләсен ташлап, икенче хатынга йортка кергән иде. Ташлаганнар һәм ташланганнар! Бу сүзләрдә никадәр зур аерма ята. Беренчеләре үз мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән һәм һәркемнән өстен куеп, максатларына ирешсәләр, икенчеләре исә кара кайгыга баталар, хәсрәтләреннән нишләргә белмиләр. Бигрәк тә яннарында бәлигъ булмаган балалар калса, бар җаваплылык алар өстенә төшcә. Ашатасы, эчертәсе, киендерәсе, тәрбиялисе -  бар дөнья мәшакате аның җилкәсендә. Бу ачы кайгыны кем ничек күтәрә ала да, кем ничек үткәреп җибәрә. Әле үткәреп җибәрә алса... Ә баланың исә нечкә күңеле, каты кантар астыннан башын күтәрергә омтылган нәзберек үлән кебек фани дөньяда яшәр өчен тырмаша, җил кайсы якка иссә, шуңа буйсына. Буйсынмый хәлең юк – син әле кечкенә. Син әле үз-үзеңне карар хәлдә түгел. Шуңа күрә дә Галия яратмаган тыкрыкка таба атлады.
И яратмый, яратмый инде ул бу тыкрыкны! Шул тыкрык уртасындагы агач йортны! Үги ананың караңгы чыраен! Әтисенең шул хатынга ярарга тырышуларын! Өй артындагы миләш агачларын, бакча буендагы тупылларын, инде каралып беткән иске коймаларын һәм шыңгырдап ачылган урыс капкаларын!
Шул тыкрыкка кермәс өчен әллә ниләр бирер иде! Әмма аның нәрсәсе бар соң?! Дәреслекләр тутырган, инде почмаклары ашала башлаган иске сумкасы,  үткән ел ук төпләнгән киез итеге, билен чак кына каплаган зәңгәр сырмасы, ак читле көрән шәле, кара саржа күлмәге һәм яшел йоннан бәйләнгән кофтасы. Унике яшьлек кызга заманасына күрә тагы нәрсә кирәк? Ул чакта һәркем шулай киенеп йөрде, дип әйтерсез. Ул чакта әле һәр йортта әти дә булмады – фронттан әйләнеп кайтмадылар. Ә аныкы бит бар, бар! Менә шушы тыкрыкта гына!  Әтиледән әтисезлек!
Менә ул, шыгырдавык ап-ак карлардан никадәр әкрен атларга тырышса да, шул йортка килеп җитте. Урыс капканы ачып керде, өч-дүрт такталы баскычтан да менде, дөп-дөп итеп типкән йөрәген көчкә тыеп, өй алды ишегеннән дә үтте һәм үзе белән кышкы салкынны ияртеп, тупса аша атлап, алар каршысына килеп басты. Аны, билгеле, монда беркем дә көтмәгән иде... Үги ананың шадра бите, эчкә баткан нурсыз күзләре, бәрәңге борыны, биленең кайда икәнлеге беленмәгән итләч симез гәүдәсе, кәкре аягы – барсы-барсы күңел кайтаргыч иде. Ә аның янында озын төз гәүдәле әтисе,  матур йөзенә бик килешеп торган артык зур булмаган кылыч борыны, шомырт кара күзе, бераз өскә чөелергә яраткан түгәрәк ияге, егетләрчә җиңел гәүдәсе – җир белән күк арасында булган аерма иде. “Сихер, бары чирмешләрдән ясаттырган сихер эше генә”, - дип пышылдашалар иде күрше әбиләр.
Аны ашаттылар-эчерттеләр, кич белән дәрес әзерләгәндә дә утны иртә сүндерергә кушмадылар. Икенче көнне ул аларга дәрестән соң, инештән күп итеп су ташыды. Су юлы бик ерак иде, ике урам аша үткәч тә, әле бәкегә хәтсез генә барасы бар. Юк, ул карышмады, су ташу аңа ошый иде. Су ташыганда күпмедер вакыт аларны да күрми тора. Бераз арытса да, яшәсен су ташу!
Ләкин беркөнне алар да аны куып чыгардылар. Әниең янына кайт, диделәр. Ул бит мине сезгә җибәрде, дигәч тә, үз сүзләрендә тордылар. Үги ана Галиянең сумкасын  үзеннән дә алдан урамга ыргытты... Галия  сумкасын алмады. Ирексездән күз яшьләре тәгәрәде. Ул таныш сукмаклар буйлап барды да барды. Хәзер бөтен ышаныч аның аякларында, олтанлы итекләрендә генә иде. Кышкы кич, ябалак кар ява. Ябалак кар аның сырмасына сарыла, керфекләренә куна. Борын өсләрендә, керфекләрендә эреп, ачы күз яшьләре белән кушылып, аны язмыш шулпасы белән сыйлый. Күз яшьләренең нинди ачы һәм тозлы икәнлеген ул шул көндә аңлады.
Менә алда аның яраткан бәкесе. Әле күптән түгел генә ул аннан су алган иде. Хәзер кирәкми инде, бәке, аңа синең суың!   Кач син, бәке, зинһар, күренмә аның күзенә! Ала күрмә син аны үзеңә! И, ябалак кар, капла тизрәк бәкене! Кыз баланың күңелен авыр чакта ни генә котыртмас!
Кинәт Күк капусы ачылып киткән кебек булды. Инеш өстендә ап-ак киез итекләрен кигән, ап-ак шәлгә төренгән Фәрхенур әбисе пәйда булды. Моннан ел ярым элек вафат булган әбисе, ничек терелгән соң? Әрәмә ягыннан килеп, инеш аркылы кар өстеннән атлый, ә үзенең артыннан эзе дә калмый. Менә ул кул сузымы ераклыгында гына. Менә ул  үзенең ап-ак гәүдәсе белән  бәкене оныгыннан каплады.
- Әбием, ал мине үз яныңа! Миңа монда бик авыр! Әбием, бәгърем, кызган мине!
- Ялгыша күрмә, кызым, кайт туган йортыңа, үз әниең янына!
Кинәт аның кулларын нидер ялап алды. Бу – күрше эте Дамка иде. «Дамка, җаным, син мине яратасың, җәллисең мәллә?» – дип, Галия аны кочаклап елады. Әйе, кечкенә генә гәүдәле, токымы да билгесез булган җирән Дамка аны аңлый да, җәлли дә иде. Күрше Нәгыймәттәйләрнең өйалды астында ул елына берничә мәртәбә балалый иде. Ул аларны ничек туендыра алгандыр – үзе генә беләдер. Ул Галияләрнең капка астыннан кереп, тавыкларга куйган ялгашны көненә әллә ничә тапкыр тикшерә иде. Тавыклар ашап бетермәгәнне ялап булса да чыга иде инде ул. Галия аны беркайчан да кумады. Сирәк кенә булса да, калган ашлар белән сый-хөрмәт күрсәткән чаклары да бар иде. Шул яхшылыкны искә төшереп, этнең күңеле нидер сизенеп, бәке янына килеп чыкканга охшаган. Дамка бер адым алга атлый да, Галиягә таба борылып карый, әкрен генә шыңшып ала. Күрәсең, бәке яныннан алып китәргә, үзенә ияртергә тырыша.
Ике арада бәргәләнгән бала язмышын үз башына төшкәннәр, үз җаны аша кичергәннәр генә аңлар. Беркем дә аны язып кына, сөйләп кенә, моңланып җырлап кына да аңлата алмас. Ул ачы, бик ачы язмыш баланың бәгыренә үтәр, бөтен әгъзаларын какшатыр, язгы көндә  яшь бөреләрне кырау суккан кебек хәлен бетерер. Сары сагыш аның алсу балачагын кара елан кебек урап алыр. Уйнасы килгәндә дә уйнатмас, көләсе килгәндә дә көлдертмәс, йөгерәсе килгәндә дә аяк чалып торыр.
Һәр таркалган гаиләнең тарихы бер-берсенә ошамас. Гаепне үз өстенә генә алучылар да бик аздыр. Әле бик озак еллар узгач кына, язмыш китереп кыскач кына – үкенелер. Ә сабый баланың тамган күз яшьләре үпкә-рәнҗешкә әверелер. Дөньяда каргыштан бигрәк рәнҗеш нечкәрәк тә, көчлерәк тә. Ул кайчан булса да, барыбер сине кыерсытканга барып җитә. Үзенә өлгерә алмаса, киләчәк буыннарның сукмагына аркылы ята. Аның аша сикереп үтә алмыйлар. Галия моны бик озак еллар узгач кына аңлады. Атасының яңа гаиләдә туган балалары, ягъни үги анадан туганнары, Галиягә караганда да бәхетсезрәк булып чыктылар. Бар нәрсәне хәтерендә тоткан авылдашлары: «Сезнең рәнҗеш төште!» – диделәр.
Язмыш һәркемне күләгәдән чыгарып, тормыш дәрьясына ташлый. Кылган яхшылыкларың сиңа тотынып калырга нәрсә булса да бирер, ә яманлыкларың аска өстерәр. Галия моны теге көндә үк аңлады: менә аңа  Дамка юл күрсәтә. Ул аны ташламас. Үз әнисе янына алып кайтыр.
Хәтсез генә гомерләр үткәч тә, Галия шул хакта кат-кат уйланыр. Язмышына рәхмәтле булыр, чөнки кайчандыр үзе изгелек кылган, ярдәм кулы сузган кешеләр арасыннан аны онытмаучылар, сирәк булса да, табылып торды. Авыр чакта Дамка кебек чабып килеп җиттеләр...
Ә әтисен ул күптән түгел төшендә күрде. Нәкъ үлгән көнендә. Гыйнвар аенда. Вафат булуына унбиш еллап вакыт узгач. Ниндидер ишек ачылып китте. Аннан әтисе килеп чыкты.
- Әткәй, әткәй! Якынрак кил әле, йөзләреңне инде онытып бетердем бит! – диде Галия өзгәләнеп. Ләкин әтисе аның янына килмәде, җан авазы белән үрсәләнеп:
- Үкенәм! И, бик үкенәм! – диде дә, ишеген ябып куйды...
 

 

 

Гөлзадә ӘХТӘМОВА

 

 

Фото: pixabay.com

 

 

 

Комментарийлар