Логотип «Мәйдан» журналы

Бал бәясе күпмедән?

Узган елны умартачылар бал уңышы начар булудан зарланган иде. Быел җәй соң башланды, әмма узган елгы белән чагыштырганда, умартачылар өчен ул уңышлырак булып чыкты. Быел балның кайсы сортлары күбрәк б...

Узган елны умартачылар бал уңышы начар булудан зарланган иде. 
Быел җәй соң башланды, әмма узган елгы белән чагыштырганда, умартачылар өчен ул уңышлырак булып чыкты. Быел балның кайсы сортлары күбрәк булган? Бу хакта "Челнинские известия" газетасы умартачылардан сорашкан.
Удмуртия умартачысы Илгиз Маһиянов сөйләвенчә, быелгы бал уңышын уртача дип әйтергә була. Узган елны беренче бал Бал Спасына, 14 августта гына өлгерде. Быел яз һәм җәй башы суык булды, шулай да соңрак һава торышы яхшырып китте һәм бал кортлары эшкә тотынды, дип сөйли ул.
Умартачылар әйтүенчә, бал кортлары тузганак һәм алмагачтан балны азрак җыйганнар. Иртәрәк чәчәк атучы үсемлекләр, җимеш агачларыннан бал җыяр вакытта бал кортлары ояда гына утырган. Быел юкә, чәчәк балы күп, карабодайныкы - иң азы, диләр алар.
 
Балга бәяләр узган елдагыча - килограммы 700-800 сум. Алабугада узган Спас ярминкәсендә аны шул бәядән саттылар.
Чаллыда исә 18-26 августта "КАМАЗ" мәдәният йорты каршындагы мәйданда һәр елдагыча "Бал ярминкәсе" узачак.
 
Фото: http://chelny-izvest.ru
 
 

Комментарийлар