Логотип «Мәйдан» журналы

«Бакыр бабай» бәйрәме

Киләчәктә бөек шагыйрь булачак Александр Пушкиннан имтихан алуда катнашкан һәм аның иҗатында әһәмиятле роль уйнаган шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин – безнең якташыбыз.  Лаеш районы...

Киләчәктә бөек шагыйрь булачак Александр Пушкиннан имтихан алуда катнашкан һәм аның иҗатында әһәмиятле роль уйнаган шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин – безнең якташыбыз.
 
24459
Лаеш районы Сокуры төбәгендә дөньяга килгән, Казан гимназиясен тәмамлаган, хәтта губернатор булып кайтырга да хыялланган бу шәхескә 1847 елда ук инде башкалабызда һәйкәл дә куелган булган, Казанлылар аны яратып “бакыр бабай һәйкәле” дип йөрткән.
Республикабыз халкы тарихта тирән эз калдырган бу таланты белән бүген дә хаклы горурлана. Аның исемен мәңгеләштерү буенча төрле чаралар уздырыла: 2003 елда аңа яңа һәйкәл куелды, Язучылар аның исемендәге премиягә дәгъва кылалар, июль аенда Бөтенроссия Державин шигърияте бәйрәме үткәрелә.
Быел көзге каникул көннәрендә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Державин шигырьләрен яттан сөйләүче укучылар һәм яшьләрнең республика конкурсының финалы булды.
– Мондый ярышны өченче ел үткәрәбез инде, – ди конкурсның жюри әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт. – Беренче елны йөзгә якын укучы гына катнашкан булса, быел аларның саны өч йөздән дә артып китте. Конкурсның беренче этабы читтән торып уздырыла, видеоязмалар кабул итәбез. Шагыйрьләр, галимнәр, сәхнә осталарыннан торган мәртәбәле жюри быел 34 егет һәм кызны Державин шигырьләрен сөйләргә Казанга чакырды. Бүген менә шул талантлылар арасыннан да иң-иңнәрен сайлыйбыз.
Республикабызның төрле район-шәһәрләреннән килгән укучылар үзләре дә, укытучылары да бик дулкынланалар. Һәрберсенең ерак араларны якын итеп юкка гына йөрмәве, җиңәргә дип килгәне күренеп тора.
- Укытучым әлеге конкурс турында белеп алган да, миңа катнашырга тәкъдим ясады. Мәктәп данын шактый якларга туры килде инде миңа. Бу юлы да каршы килеп тормадым, рус поэзиясе аксакалының “Признание” дигән шигырен өйрәндем. Бер уку белән ошаттым мин аны. Бик кыю һәм үткен язылган, – ди Державинга охшап киенгән Түбән Кама шәһәренең 15 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Иван Рябцов.
Финал ярышларын Лениногорскидан килгән Илнар Солтангалиев башлап җибәрде. Аны тыңлагач та җиңү өчен көрәшнең каты буласы аңлашылды. Катнашучылар бу эшкә бөтен күңелләрен биргәннәр. Һәрбер чыгыш үзенә генә хас ниндидер бер үзенчәлеккә ия. Яшь сәхнә осталары авызларына карату юлын да өйрәнгәннәр. Билгеле инде, җиңү иң тырышларга, иң талантлыларга елмайды. Ләкин иң зур җиңүче якташыбыз, дәүләт эшлеклесе һәм танылган шагыйрь Гавриил Державин иҗаты булгандыр. Яшәү һәм үлем, мәхәббәт һәм нәфрәт, хаклык һәм ялган шикелле мәңгелек хисләр турында язган ихлас шагыйрьнең иҗаты бүгенге заман балаларының күңелен дә битараф калдырмаганын күреп, шатланып утырдык.
Йолдыз ШӘРАПОВА

Комментарийлар