Бакуда татарлар белән бәйле урыннарга сәяхәт оештырыла
27 ноябрьдә Азәрбайҗанның Баку каласында бу шәһәрдә гомер-гомергә яшәгән татарлар белән бәйле урыннар буенча сәяхәт - квест-уен уздырылачак. Бу хакта Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллеге матбуг...
27 ноябрьдә Азәрбайҗанның Баку каласында бу шәһәрдә гомер-гомергә яшәгән татарлар белән бәйле урыннар буенча сәяхәт - квест-уен уздырылачак. Бу хакта Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Бакуда яшәүче татарларга моңа кадәр яхшы таныш урыннарга, урамнарга яңача караш ташларга, ватандашларыбыз тарихы белән бәйле мәгълүматларны күбрәк белергә ярдәм итәр дип ниятләнелә. Квест чәй табыны артында тәмамланачак, ә уенның нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар соңрак социаль челтәрләрдә хисап тотачак.

Комментарийлар