Логотип «Мәйдан» журналы

Бакуда чыга башлаган Intellekt Times газетаның икенче саны Татарстан балаларына багышлана

Бакуда Intellekt Times балалар газетасының беренче саны тәкъдим ителде. Аның икенче саны Татарстан балаларына багышланачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.Чарада Азәрбайҗанның Мәгариф, Мәдәният һәм...

Бакуда Intellekt Times балалар газетасының беренче саны тәкъдим ителде.
clipboard90
Аның икенче саны Татарстан балаларына багышланачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Чарада Азәрбайҗанның Мәгариф, Мәдәният һәм туристлык министрлыклары, башкарма хакимият, илчелекләр, Фән академиясе, ил Президенты карамагындагы Белем бирү фонды, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар Дәүләт комитеты вәкилләре белән беррәттән татар диаспорасы вәкилләре дә катнашкан.
Intellekt Times азәрбайҗан һәм рус телләрендә чыгачак. Ул 7дән 17 яшькәчә укучылар өчен нәшер ителә. Ул айга бер тапкыр 3000 данә тираж белән басылачак.
inCity.az мәгълүмат порталы җитәкчесе, газетаның PR-директоры Әмин Рамазанов яңа газета Азәрбайҗан балалары өчен генә дип исәпләнмәгәнен әйтте. Ул Татарстан һәм Азәрбайҗан балалары арасында дуслык күпере салырга тиеш. "Газетаның икенче санын без Татарстан, аерым алганда, республиканың сәләтле балалары һәм аларның сәләтен һәм иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән оешмаларның эшчәнлегенә багышлыйбыз. Шулай ук Татарстанда яшәүче Азәрбайҗан диаспорасының яшь вәкилләре белән интервьюлар да бастырырга ниятлибез. Бу үз чиратында, Азәрбайҗан һәм Татарстан вәкилләре арасында тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу өчен җирлек булачак", - диде ул.
Ә.Рамазанов сүзләренчә, Казандагы "Ярдәм" Хәйрия фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге Азәрбайҗанның начар күрә торган балаларын укырга өйрәтергә әзерлеген белдергән. Алар, үз чиратларында, Intellekt Times газетасы ярдәмендә әлеге проектка ярдәм итәргә җыена.
Газета Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына килеп торачак, дип белдерде Әмин Рамазанов.

Комментарийлар