Логотип «Мәйдан» журналы

Бакчада кулга шырпы-энә кадалса...

Бакчачылар тарафыннан сыналган җиңел генә ысул ярдәмгә килер.Көннәр җылына башлау белән бакчачылар өчен күңелле мәшәкатьләр чоры башлана. Агач-куакларны кисү, кәүсәләрен агарту, кышкылыкка каплаган үс...

Бакчачылар тарафыннан сыналган җиңел генә ысул ярдәмгә килер.
zanoza
Көннәр җылына башлау белән бакчачылар өчен күңелле мәшәкатьләр чоры башлана. Агач-куакларны кисү, кәүсәләрен агарту, кышкылыкка каплаган үсемлекләрне ачып җилләтү, үләнне, ихатаны чүп-чардан чистарту кебек эшләр тезелеп тора.
Кулга перчаткалар киеп эшләсәң дә, кайчагында бармакка чүп кадалганын сизми дә каласың. Бигрәк тә айва, крыжовник, кура җиләге кебек куакларның сынган, яки куерып киткән ботакларын кискәндә вак кына чәнечкеләре бармакларга кадала. Менә шул чәнечкеләр күзгә күренмәсә дә, авырттырып җанга тия, кайвакыт бармак кызарып, шешеп тә китә. Шуңа күрә энә, шырпы кадалса, озакка сузмагыз. Түбәндәге чара сезгә ярдәмгә килер.
Чәнечке кадалган урынга кәбестә яфрагы һәм суганнан ясалган измә, яки дегет ябып бәйләгез. Аны 20-30 минут тотыгыз, кадалган энә үзе чыгар. Бу ысул бакчачылар тарафыннан күп тапкыр сыналган.
 

Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/


Чыганагы: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bakchada-kulga-shirpi-en-kadalsa-286354/

Комментарийлар