Логотип «Мәйдан» журналы

Бакчада аш содасын ни өчен кулланалар?

Аш содасы - бакчада төрле авырулар һәм корткычларга каршы көрәштә кулланыла.Сода бакчадагы үсемлекләргә бер зыян да салмый, шулай ук ул бал кортлары һәм кешеләр өчен куркыныч тудырмый.Аш содасын үсемл...

Аш содасы - бакчада төрле авырулар һәм корткычларга каршы көрәштә кулланыла.
Сода бакчадагы үсемлекләргә бер зыян да салмый, шулай ук ул бал кортлары һәм кешеләр өчен куркыныч тудырмый.
Аш содасын үсемлекләргә сиптергәндә кайбер кагыйдәләргә игътибар итәргә кирәк:
-- Металл һәм алюминий савыт кулланмаска.
-- Эремәне ясар өчен бары тик чиста су гына кулланырга.
-- Эремәне ясагач та, 3 сәгать эчендә сиптерергә тырышырга.
-- Содалы суны файдалы үзлекләрен югалтмасын өчен 55 градустан да югарырак җылытмаска.
 
Виноград өчен
Виноградның җимешләре җитешкәндә, аны сода суы белән коендырырга: 10 литр суда 75 гр соданы эретергә. Бу виноградны черүдән саклый һәм җимешләрендә шикәр күләмен арттыра.
Яфрак кимерүче күбәләк кортына каршы көрәшкәндә дә содалы су ярдәм итә.
 
Ончыл чыкка каршы аш содасы
Моның өчен эремә ясала: 1 аш кашыгы сода, 1 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы савыт-саба юу чарасы - барысын да 1 литр суга салып болгатырга. Шуның белән үсемлекләрне атнага бер тапкыр коендырырга. Моны коры, болытлы көнне эшләргә.
 
Кыярлар өчен аш содасы
Сода кыярларның тәмен яхшырта, үсемлек озаграк җимеш бирәчәк.
Эремәне ясау: 1 литр суда 1 чәй калагы сода салырга.
Кыяр яфраклары вакытыннан алдан саргаймасын өчен, үсемлеккә түбәндәгечә ясалган эремәне сибәргә: 10 литр суга 2 аш кашыгы сода. Үсемлекнең һәр тамырына яртышар литр сибәргә. Алдан кыярларга су сибеп куярга.
Шушы ук ысул белән помидор һәм баклажаннарга да сибәргә була. Сода эремәсе шулай ук үсемлек бетенә каршы көрәштә дә файдалы.
 
Кәбестә өчен сода
Тәҗрибәле бакчачылар күбәләк кортларын куар өчен, кәбестә яфракларына он белән кушылган сода (1х1 исәбендә) сибә. Кортлар онлы соданы ярата, әмма ул аларны үтерә.
Кара карлыган һәм крыжовник куакларын комплекслы эремә белән эшкәртергә: 1 аш кашыгы сода, 1 чәй калагы савыт-саба юу чарасы, 1 аш кашыгы сыек май, 1  аспирин, барысын да 4,5 литр суда болгатырга.
 
Розалар өчен аш содасы
 
Сода шулай ук роза куакларын яшәртеп җибәрер өчен кулланыла. Аның өчен 5 литр суга 1 чәй калагы сода, 0,5 чәй калагы нашатырь спирты, 1 чәй калагы Эпсома (инглиз тозы) салынган эремә ясарга.
 
Аш содасын чүп үләннәре белән көрәштә еш кулланалар. Бакчадагы сукмакларында плитә араларында кечкенә үләннәр үсеп чыга, шунда сода күп итеп салынган эремәне сипкәч, үлән 1-2 көннән кибәчәк.
Сода ярдәмендә туфракның кислота күләмен үзгәртергә була. Ул аны киметә, иң мөһиме, артыгын тырышып ташламаска.
Һәрвакыт сода эремәләрен ясаганда пропорцияләрен сакларга кирәк һәм бакчагыздагы үсемлекләр сәламәт булыр һәм сезне тәмле, файдалы яшелчә, җиләк-җимеш белән куандырып торыр.
 
Чыганак: http://ogorodlegko.ru

Комментарийлар