Логотип «Мәйдан» журналы

Бакча автобуслары кайчан йөри башлаячагы билгеле булды

Чаллыда бакча автобуслары 1 майдан йөри башлаячак. Алар 5 ай дәвамында, ягъни 1  октябрьгә кадәр йөриячәк дип хәбәр итә транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов. Узган елдагы кебек үк, б...

Чаллыда бакча автобуслары 1 майдан йөри башлаячак.
Алар 5 ай дәвамында, ягъни 1  октябрьгә кадәр йөриячәк дип хәбәр итә транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов. Узган елдагы кебек үк, бер кешегә аена 6 талон тапшырыла.
Шунысын да искәртеп китергә кирәк, маршрут, аның йөрү вакыты, ташламалардан файдаланучылар исемлеге һәм талоннар саны үз көчендә калган. Бары тик бер генә яңалык кертелгән, ул да булса, автобуска утыргач, һәр кеше үз талонын билетларга алыштырырга тиеш була.
Руслан Ибраһимов сүзләренә караганда, автобуслар белән тәэмин итүче оешма 20 апрельдә аукцион ярдәмендә ачыкланачак һәм 1 майга кадәр алар белән килешү төзеләчәк.
 

Комментарийлар