Логотип «Мәйдан» журналы

«Бабай кунакка килде» — Лилия Гыйбадуллинанның яңа китабы чыкты

Татарстан китап нәшриятендә талантлы шагыйрә, язучы, «Белла» халыкара әдәби премиясе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, «Мәйдан» журналының баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Лилия ...

Татарстан китап нәшриятендә талантлы шагыйрә, язучы, «Белла» халыкара әдәби премиясе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, «Мәйдан» журналының баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Лилия Гыйбадуллинаның «Бабай кунакка килде» дигән шәп китабы чыкты!
Әлеге китапта язучы Лилия Гыйбадуллинаның хәзерге заман балалары тормышын чагылдырган хикәяләре һәм «Бишенче гомер» повесте урын алды. «Бишенче гомер» повесте 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) тарафыннан үткәрелгән әдәби конкурсның «Үсмерләр өчен повесть» номинациясендә 1 нче урынны алды.
Ихлас котлыйбыз! Алда да иҗат уңышлары теләп калабыз.
yana-kitap

Комментарийлар