Азнакайның татар теле укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән
Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фирүзә Кашапова «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслар конкурсында җиңүгә ирешкән. Конкурс татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үткәре...
Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фирүзә Кашапова «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслар конкурсында җиңүгә ирешкән. Конкурс татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үткәрелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең максаты – татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәрәҗәсен күтәрү, педагогика тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыкны күрсәтү. Шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлары булдыру бурычы да куелган.

Комментарийлар