Азнакайда укучылар кытай телен өйрәнә башлаган
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы буенча гимназия базасында факультатив дәресләр оештырылды, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы. Фото: aznakaevo-rt.ruКурсларны Казан федераль...
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы буенча гимназия базасында факультатив дәресләр оештырылды, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
Фото: aznakaevo-rt.ru
Курсларны Казан федераль университетының Көнчыгыш институтын тәмамлаган, Кытай, Корея, Мальтада зур стажировка үткән якташлары Айгөл Әхмәтова укыта. “Бүген 18 укучы кытай телен өйрәнә. Материалны яхшырак үзләштерсеннәр өчен дәресләрне 5-8 кешелек төркем белән уздырам”, – ди ул.
Балалар кытайча сөйләшергә, язарга өйрәнеп кенә калмыйлар, әлеге дустанә илнең тарихы, мәдәнияте белән дә танышалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 5-11 нче сыйныфлар өчен кытай теле буенча бушлай үткәрелә, диелә язмада.

Комментарийлар