Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда лицейчылар балын французлар да ошатты

Традиция буенча быел да Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда бал укуда, сәнгатьтә, спортта югары уңышларга ирешкән укучыларны җыйды, дип хәбәр итә “Маяк”, газетасы. Фото: aznakaevo-rt.ru/Шәһәр башкарма ко...

Традиция буенча быел да Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда бал укуда, сәнгатьтә, спортта югары уңышларга ирешкән укучыларны җыйды, дип хәбәр итә “Маяк”, газетасы.
32-18 Фото: aznakaevo-rt.ru/
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов аларны тантаналы бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм алга таба да тырышып укуларын, яңа үрләр яулауларын теләде, район хакимияте исеменнән мәктәпкә ноутбук бүләк итте.
Мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Рахманов балаларны әкият иленә алып кайта, аларга яңа үрләр яуларга этәргеч бирә торган мондый күркәм чараны башка мәктәпләргә дә кертергә кирәклеген әйтте.
Иң яхшы укучыларга лицей директоры Ленар Хәбибуллин һәм “Азнакай” санаториясе баш табибы, элекке укучылары Рөстәм Дәүләтшин грантлар тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лицей 2017 уку елы нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасына кергән.
Балда Азнакай мәктәпләрендә практика үтүче Франция студентлары да катнашты.
– Бездә мондый фестиваль үткәрелми. Искиткеч булды. Биюләр, күлмәкләр шулкадәр матур, – диде алар.
Бәйрәм кунаклары – әти-әниләр дә онытылмаслык тәэсирләр алган.
– Ике кызым чыгыш ясады. Олысы – унынчыда, кечкенәсе әле беренчедә генә укый. Биергә бик озак әзерләнделәр. Зурлар да, кечкенәләр дә шулкадәр оста биеделәр. Бик якты, күңелле бәйрәм булды балалар өчен дә, безнең өчен дә, – ди Гүзәл Зарипова

Комментарийлар