
Тирә-як мохитне саклау, көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын эшкәртү мәсьәләләренә дөньякүләм әһәмият бирелә. Районны гына алсак та, соңгы елларда пластик шешәләр, макулатура өчен аерым чүп савытлары булдырылды.
"Бездә экологик тәрбия системалы рәвештә, предприятиеләр белән берлектә алып барыла, күп кенә фәнни конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашабыз. Балалар үзләренең табигатьнең бер өлеше икәнен, аңа сак карарга кирәген аңлыйлар", – диде гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева.
Ык буе территориаль идарәсе ел саен Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне уңаеннан мондый чималны файдалы куллану буенча бәйге үткәрә.
Конференциядә гимназия, 4 нче лицей, 8 нче, Актүбә 3 нче һәм Сарлы мәктәпләре укучылары үз куллары белән газеталардан, кәнфит кәгазеннән, целлофаннан һәм башка шундый материаллардан ясалган костюмнарны күрсәттеләр. Фойеда кул эшләре күргәзмәсе, мастер-класс та оештырылган иде.
Комментарийлар