Логотип «Мәйдан» журналы

Азат Вахитов "Туган тел"нең дәүләт ярдәменнән башка эшли алачагын әйтте

"Туган тел" җитәкчесе Азат Вахитов әйтүенчә, музыкаль телеканал дәүләт ярдәменнән башка да эшли ала. Бу хакта ул Филармония концертлар залында телеканалның эшчәнлегенә багышланган матбугат конференция...

"Туган тел" җитәкчесе Азат Вахитов әйтүенчә, музыкаль телеканал дәүләт ярдәменнән башка да эшли ала. Бу хакта ул Филармония концертлар залында телеканалның эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Азат Вахитов
"Телеканал тоту шактый чыгымлы эш. Безнең канал хосусый, барлык кергән акчалар аны тәэмин итүгә китә. Дәүләттән бер тиен дә алган юк, телеканал үз хисабына эшли. Үз көнебезне үзебез күрә алабыз. Без сәясәттән ерак торабыз", - диде ул.
Азат Вахитов әйтүенчә, бүгенге көндә икътисади кыенлыклар туганы булмаган. "Телевизион бизнеста акча эшләп булмый. Үземнең шәхси эшем бар, шул акчага каналны алып барам. Нинди дә булса табыш алу турында уйламыйбыз. Безнең чыгымнар азайса, шунысына да сөенәбез", - ди ул.
Җитәкче киләчәккә планнары хакында да әйтте. "Хәзерге көндә безнең телеканалны Чувашия, Урта Азия, Кавказда да карыйлар. Безнең өчен иң мөһиме контентны максималь дәрәҗәдә киңрәк тарату", - диде ул.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181817/

Комментарийлар