Логотип «Мәйдан» журналы

Азат Ахуновның Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган китабы дөнья күрде

Татарстан Фәннәр академиясенең  Г.Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахуновның күренекле татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗаниның тормыш юлы...

Татарстан Фәннәр академиясенең  Г.Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахуновның күренекле татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗаниның тормыш юлына багышланган “Мәрҗани һәм аның чоры фотосүрәтләрдә” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Бу хакта галим үзенең "Фейсбук" челтәрендә хәбәр иткән.Азат Ахуновның Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган китабы дөнья күрде
"Мәрҗани һәм аның чоры фотосүрәтләрдә" - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшриятының чираттагы китабы. Ул 500 тирәсе данә белән чыккан.
Китапта Шиһабетдин Мәрҗаниның киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган язмалары, истәлекләре, архив документлары урын алган.
Җыентыкта татар мәгърифәтчесенең тормышын яктырта торган фотосүрәтләрне дә күрергә мөмкин. Укучылар фотосүрәтләрдә Ш. Мәрҗанинең шәхси архивында сакланган "Сахих әл Бохари" хәдисләр җыентыгын, Каюм Насыйри урамындагы "Мәрҗани" мәчете күренешен, күренекле дин әһеленең хаҗ сәфәре вакытында файдаланган савыт-сабасын күрә алачак.
Фото: соц.сети

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/19/181170/

Комментарийлар