Логотип «Мәйдан» журналы

Азат Абитов: "Йөрәгем әлегә бикле"

Ваһапов фестивале йолдызы Азат Абитовның моңлы тавышына гашыйк булмаган кеше юктыр. Ул үзе дә бик матур, зур кара күзле, озын буйлы, кызларның һушын алырлык егет. Азатның сөйгән кызы бар микән, дигән...

Ваһапов фестивале йолдызы Азат Абитовның моңлы тавышына гашыйк булмаган кеше юктыр.
abitov
Ул үзе дә бик матур, зур кара күзле, озын буйлы, кызларның һушын алырлык егет. Азатның сөйгән кызы бар микән, дигән сорау аларның күпчелегенә тынгы бирми. Ул үзе бу хакта менә нәрсә ди:
- Миңа романтик җырлар күбрәк килешә кебек. Бәлки, чыннан да, беренче, кадерле хисләр йогынты ясагандыр. Хәер, тәүге мәхәббәте бәхетле булган кеше бармы икән ул? Мин дә искәрмә булмадым, озак бәргәләнүдән соң, ара өзелде... Дөресен әйткәндә, ул мине ташлады. Төбе күренмәс, тирән чоңгылдан дуслар тартып чыгарды. Бүгенгә кадәр йөрәгемә берәүне дә якын җибәрәсем килми. Ул бикле. Ачкычын эзләмәгез...
Бүген аның иң якын кешеләре әти-әнисе, абыйсы һәм сеңлесе.
 
Фото: https://www.instagram.com/p/BmbPimclGJP/
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар