Логотип «Мәйдан» журналы

Аз керемле гаиләләргә цифрлы приставка һәм антенна алу өчен берәр мең сум бирелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 майда аз тәэмин ителгән гражданнарга цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле компенсация бүлеп бирүне килештерде. Казан шәһәре Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә ид...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 майда аз тәэмин ителгән гражданнарга цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле компенсация бүлеп бирүне килештерде. Казан шәһәре Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта әйтте.
Аз керемле гаиләләргә цифрлы приставка һәм антенна алу өчен берәр мең сум бирелә
«Исемлеккә җан башына айлык уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, җан башына айлык уртача керемнәре 20 мең сумнан кимрәк булган ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм ялгыз гомер итүче инвалидлар кертелде. Приставкалар (бер мең сумга кадәр) һәм антенналар (бер мең сумга кадәр) сатып алу өчен, акча бүлеп бирелде», - диде ул.
Компенсация алу һәм тиешле документлар исемлегенә төгәллек кертү өчен социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә һәм 8 (800) 220-20-02 федераль мәгълүмати үзәге номерына шалтыратырга мөмкин.

  • Татарстанда 3 июньнән аналог телевидение эшләүдән туктый.


Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/13/186152/

Комментарийлар