Логотип «Мәйдан» журналы

Аюлар татарстанлыларның балын урлый башлаган

Соңгы арада Татарстанда бал корты асраучылардан аюларга карата шикаятьләр ешайган. Мәсәлән, Мамадыш районында шундый 36 мөрәҗәгать теркәлгән. республиканың хайваннар дөньясы объектларын куллану һ...



Соңгы арада Татарстанда бал корты асраучылардан аюларга карата шикаятьләр ешайган.


4aa155eb9a2716b82ca258c8b33e1db2
 

Мәсәлән, Мамадыш районында шундый 36 мөрәҗәгать теркәлгән. республиканың хайваннар дөньясы объектларын куллану һәм саклау идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Матвеев белдергәнчә, бер көнне 20 шәр умарта оясы юкка чыгу хакында да мәгълүматлар бар.

– Сүз бара торган көрән аюлар бездә Кызыл китапка кертелгән. Татарстанда аларның саны арту сәбәпле, ул аннан сызылырга да мөмкин. Бүген бездә чама белән 120 ләп шундый аю бар, – ди Юрий Матвеев.

Комментарийлар