«Беренче очракта ул – «Өч аршын җир». Ләкин без масштаблы зур бюджетлы фильмнарга әзер түгел – аңа павильоннар, компьютер графикасы кирәк, – ди Мансур Гыйләҗев. – Әле кино көне килеп җитмәгән. Театрда Аяз Гыйләҗев чоры җитте, кинога да киләчәк».
Әдипнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева фикеренчә, Аяз Гыйләҗевның кино өчен иң әһәмиятле әсәре – «Йәгез, бер дога».
«Аның үз язмышы да кино төшерерлек. Бу – эпопея. Аз бюджетлы фильм аның дәрәҗәсенә туры килми», – ди Мансур Гыйләҗев.
Аяз Гыйләҗев әсәренә нигезләнеп 2009 елда Татарстанда «Бибинур» фильмы төшерелгән иде. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Режиссер – Юрий Фетинг.
Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән тупланган декада Казанда 5 – 11 ноябрь көннәрендә үтә. Декадага җиде спектакль алынган.
Фото: Султан Исхаков
Чыганак: татар-информ
Комментарийлар