Аяк киеме таймасын дисәгез...
Бу гади генә киңәшләр сәламәтлегегезне саклауда ярдәм итәр.Дәваханәләргә аяк-кул сындырып мөрәҗәгать итүчеләр көннән-көн арта. Сәбәбе – һава торышының тотрыксыз булуы. Яңгыр да явып китә, аннары туңды...
Бу гади генә киңәшләр сәламәтлегегезне саклауда ярдәм итәр.
![skolzkaya-obuv](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2019/12/скользкая-обувь-1024x768.jpg)
Дәваханәләргә аяк-кул сындырып мөрәҗәгать итүчеләр көннән-көн арта. Сәбәбе – һава торышының тотрыксыз булуы. Яңгыр да явып китә, аннары туңдыра. Нәтиҗәдә, аяк асты боз белән каплана. Аяк киеме таймас өчен нишләргә соң?
1. Әгәр һава торышы коры суык икән - аяк киеме табанына лейкопластырь ябыштырыгыз.
2. Шулай ук киезне вак кисәкләргә бүлгәләп, аяк киеменә клей ярдәмендә ябыштыру да нәтиҗәле. Ә шомарту кәгазе ябыштыру - тагын да нәтиҗәлерәк.
3. Аяк киеменең табанына бизәкләп клей сөртегез дә кипкәнен көтегез. Әгәр дә аның өстенә бераз ком сипсәгез, тагын да нәтиҗәлерәк булачак.
4. Хатын-кыз аяк киемнәренең үкчәсенә тимер кую да отышлы. Йөргән чакта мондый аяк-киемнәр нык "шакылдый", әмма хәвефсезлек беренче урында булырга тиеш.
5. Аяк киеменең табаны калын икән, берничә урынга шөреп борыгыз.
Комментарийлар