Логотип «Мәйдан» журналы

Авыздан ис килү өч җитди авыру турында кисәтә

Әгәр авыздан ис килә икән табибка күренергә кирәк. Бу җитди авыру билгесе булырга мөмкин.СклерозБу куркыныч аутоиммунн авыру. Ул организмның нерв системасын какшата, кешенең сулышына да тәэсир итә. Ти...

Әгәр авыздан ис килә икән табибка күренергә кирәк. Бу җитди авыру билгесе булырга мөмкин.


ulybka



Склероз


Бу куркыныч аутоиммунн авыру. Ул организмның нерв системасын какшата, кешенең сулышына да тәэсир итә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, склерозлы пациентларның авызыннан чирнең башлангыч стадиясендә үк начар ис килергә мөмкин. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.


Бавыр эшчәнлеге бозылу


Сулыштан чи балык исе килгәндә бавыр начар эшли һәм токсиннарны эшкәртә алмый дигән сүз. Зарарлы матдәләр бәвелдә һәм сулышта тупланып, специфик ис бирә.


Бөер эшчәнлеге бозылу


Бу авыруның бер билгесе — сулыштан аммиак исе килү. Иллинойс Университеты галимнәре уйлап чыгарган бер тапкыр куллана торган җайланма сулыштагы аммиак исен тоя һәм диагнозны иртәрәк куярга мөмкинлек бирә.

 
Фото: pixabay.com

Интертат

Комментарийлар