Логотип «Мәйдан» журналы

«Авылым чишмәләре» конкурсында җиңүчеләр билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы белән берлектә оештырган «Авылым чишмәләре» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү 17 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә үтәчәк.Җиңүчеләрне һәм Бөтендөнья татар конгрессы...

Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы белән берлектә оештырган «Авылым чишмәләре» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү 17 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә үтәчәк.

Җиңүчеләрне һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булучыларны Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 йортына чакыралар. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гран-прига Рәвия Фәрхитова (Башкортстан, Туймазы районы, Туктагол авылы, 59 яшь) лаек булды.
«Авылым чишмәләре» конкурсының «Инстаграм» номинациясендә җиңүчеләр:
I нче урын — Әлфия Минһаҗева (Югары Ослан районы, Югары Ослан авылы, 57 яшь)
II нче урын — Фирүзә Мансурова (Теләче районы, Олы Мәтәскә авылы, 26 яшь)
III нче урын — Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы)
III нче урын — Гөлнәзирә Әүһәдиева (Саба районы, Кызыл Мишә авылы, 46 яшь)
«Авылым чишмәләре» конкурсының «Инша» номинациясендә җиңүчеләр:
I нче урын — Алсу Дияр (Мамадыш районы)
II нче урын — Роза Яһудина (Яшел Үзән районы)
III нче урын — Розалия Әскәрова (Азнакай районы)
III нче урын — Саймә Морзаханова (Самара өлкәсе, Гали авылы)
Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булучылар:
Лилия Хөснуллина (Чирмешән районы)
Фирдәвес Яруллина (Биектау районы)
Энҗе Хөсәенова (Балтач районы)
Гөлүсә Әхмәдуллина (Балык Бистәсе районы)
Римма Галиуллина (Самара өлкәсе, Камышлы районы)
Румия Ишмаева (Пенза өлкәсе, Әләзән авылы)
Рәсим Мохтаров (Чүпрәле районы)
Ләлә Ситдыйкова (Әлмәт районы)
Фәридә һәм Фәрит Каюмовлар (Әгерҗе районы)
Алисә Ахунова (Арча районы)


Фгото: https://tatar-congress.org


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-11-2021/avylym-chishm-l-re-konkursynda-i-chel-r-bilgele-5842889

Комментарийлар