Логотип «Мәйдан» журналы

Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар

Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.Хезмәт кодексына үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутаты В...

Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар
Хезмәт кодексына үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин җитәкләгән төркем тәкъдим итте.
Әлеге закон буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 40 сәг түгел, 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Моннан тыш, эш көне берничә өлешкә бүленгән очракта, авыл хатын-кызларына өстәмә түләнергә тиеш була.
"Бүгенге көндә авылда яшәүче хатын-кызларның кыскартылган эш көненә хокукы федераль законда теркәлмәгән иде. Бу законны кабул иткәч, авылда яшәүче хатын-кызлар кыскартылган эш көне эшләгән өчен хезмәт хакы кимүдән, авыр хезмәт шартлары өчен өстәмә түләүләрне биреп бетермәүдән якланачак", - дигән Володин.


Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195496/

Комментарийлар