Логотип «Мәйдан» журналы

Авылда яшәүче пенсионерларның акчасы артты

2019 елдан гамәлгә кергән закон нигезендә авыл җирендә эш стажы 30 елдан артык булган кешеләрнең пенсияләре артты.Арттырылган акчаны эшләмәүче пенсионерлар гыйнвар, февраль айларында алды. Татарстан П...

2019 елдан гамәлгә кергән закон нигезендә авыл җирендә эш стажы 30 елдан артык булган кешеләрнең пенсияләре артты.

news_24799


Арттырылган акчаны эшләмәүче пенсионерлар гыйнвар, февраль айларында алды. Татарстан Пенсия фонды матбугат үзәге хәбәр итүенчә, әлеге категориягә кергән 54 меңнән артык пенсионерның пенсиясенә үзгәрешләр керде. Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы: терлекчелек, үсемчелек өлкәсендә 30 ел эш стажы булган кешенең пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше 25 процентка арта. Моның өчен мөһим шартлар – кешенең авылда яшәве һәм эшләмәүче пенсионер булуы. Авыл стажы буенча пенсия уртача 1300 сумга артты.
Фото: Анна Арахамия

http://matbugat.ru/

Комментарийлар