Логотип «Мәйдан» журналы

«Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүченең шәхси кабинеты» булдырылды

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүченең шәхси кабинеты» платформасын үстерү хакында фикер алыштылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбә...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүченең шәхси кабинеты» платформасын үстерү хакында фикер алыштылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүченең шәхси кабинеты» булдырылды
Киңәшмәне вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде. Әлеге системаны эшләү белән шөгыльләнүче «Сумус» ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Василий Шестюк платформаны тәкъдим итте һәм аның функцияләре хакында сөйләде.
Кабинет дәүләт ярдәме һәм субсидияләр алу өчен гариза тапшырырга, аның буенча йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Ул шулай ук бердәм авыл хуҗалыгы кооперациясе кысаларында пайларны исәпкә алу һәм алыштыру өчен кооператив кассаны, электрон сәүдә системасын, юридик һәм бухгалтерлык ярдәме күрсәтү буенча кайнар линияне, банк хезмәтләре һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча тәкъдимнәрне, электрон исәпкә алу системаларын берләштерә.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, системаны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән этаплап әзерләргә кирәк. «Бу платформаның нәтиҗәлелеген анализларга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте ул. Нәтиҗәдә, киңәшмәдә катнашучылар, конкрет авыл хуҗалыгы кооперативлары тарафыннан куллану тәҗрибәсен исәпкә алып, платформаны эшләп бетерү турында уртак карарга килде.
Моннан тыш, очрашуда «Казан» Агросәнәгать паркы аша электрон сәүдә системасы хакында да фикер алыштылар. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру бурычын куя.

Фото: agro.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195479/

Комментарийлар