Логотип «Мәйдан» журналы

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Александр Невский ордены белән бүләкләнде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Александр Невский ордены белән бүләклә...

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Александр Невский ордены белән бүләкләнде. «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында»гы Россия Президенты Указы 29 майда имзаланды һәм бүген хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Александр Невский ордены белән бүләкләнде
Марат Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә Татарстан АССРның Арча районы Хәсәншәех авылында туа. Казан дәүләт ветеринария институтының ветеринария факультетын (1976 ел), Саратов югары партия мәктәбен (1988 ел) тәмамлый.
Балтач районы хуҗалыкларында һәм оешмаларында эшли. 1976-1978 елларда ул Чапаев исемендәге колхозда ветеринария табибы була. 1978-1983 елларда — «Алга» колхозы рәисе, 1983-190 елларда — КПССның Балтач райкомының икенче, аннан беренче секретаре. 1990-1991 елларда - Балтач Халык депутатлары район Советы Рәисе, 1991-1999 елларда — хакимият башлыгы, 1992-1999 елларда — администрация башлыгы һәм Балтач район Советы Рәисе.
1999 елның маеннан — Татарстан Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәренә ия. Гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы һәм Татарстанның Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты.
Дуслык, «Почет билгесе» орденнары, Почет ордены, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының көмеш медале, «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә», «Россия Спорт Дәүләт комитетына 80 ел», «Чирәм җирләрне үзләштерә башлауга 50 ел», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/30/187206/

Комментарийлар