Авыл хәбәрчесе Тәкыя Шәрипова
Тәкыя Шәһит кызы Шәрипова 1922 елда Татарстанның Ютазы районы Кара-Зирек авылында туа.
1940 елда Бөгелмә шәһәрендә педучилище тәмамлап, Баулы районы Хансөяр мәктәбендә татар һәм рус телләре укытучысы, завуч булып эшли. Өч елдан соң элеккеге Тымытык, хәзерге Азнакай районы Урсай авылына күчеп, лаеклы ялга чыкканчы балалар укыта , халык мәгарифе отличнигы. 1950 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1974 елда эшче һәм авыл хәбәрчеләренең V республика съезды делегаты була. Фоторәсеме «Ватаным Татарстан» газетасы музеенда саклана. Ул шулай ук Азнакай хакимиятенең Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премиясе лауреаты.
1998 елда «Сөембикә» журналы үткәргән «Гасыр чаңы ни хакында?» дип аталган бәйгедә Т. Шәрипова беренче урынны яулый. Ул вакыттагы баш мөхәррир Роза Туфитуллова кулыннан истәлек бүләген алырга ветеранны Казанга өлкән улы, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Илгиз Хәбибуллин алып барды.
Тәкыя апаның актив иҗат иткән еллары минем күз алдында булды. Урсай сигезьеллык мәктәбендә ул минем сыйныф җитәкчем иде. Соңрак бергә эшләргә дә, иҗат итәргә дә насыйп булды. Күп нәрсәләргә аннан өйрәндем, өлкән остазым да, киңәшчем дә иде. Тәкыя апа бик күп күренекле шәхесләр белән аралашып яшәде. «Ватаным Татарстан» (элекке «Социалистик Татарстан») газетасының бүгенгәчә баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче күренекле журналист Габделбәр Ризванов студент чагында ук авыл хәбәрчесенең тәҗрибәсен өйрәнергә аны эзләп өенә килде. Күренекле язучы һәм радиожурналист, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншин авылыбызга килеп, 1970 нче еллар ахырында Тәкыя апага багышлап «Йөрәк картая белми» дигән радиоочерк эшләде һәм аны эфир дулкыннары аша илгә яңгратты. Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Мәхмүт Хәсәнов Азнакайда яшәгән елларында җәмәгате Мәрьям ханым белән җәй айларында һәр атнада диярлек Тәкыя апа һәм аның ире – педагог һәм сугыш ветераны Миргасыйм абый Шәриповларда кадерле кунак иде. Авылыбызга терәлеп агучы Ык елгасы балыкка йөрергә яраткан Мәхмүт аганың төп ял урыны булды. Без бала чакта авыл клубында күргән беренче тере язучы да Мәхмүт Хәсәнов иде. Аның укучы балалар алдында артистларча осталык белән үзе укыган «Ярты алма» хикәясе бүген дә колакта яңгырап тора.
Танылган шагыйрь, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты Илдус Гыйләҗев укытучысы турында болай дип язган иде: «Алдымда Тәкыя Шәрипованың 2001-2002 елларда Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә нәшер ителгән «Күңелем җәүһәрләре» һәм «Ык буйлары – гомер бишегем» китаплары. Минем укытучым шигырьләре... Укыйм да, моннан 45 ел элек хәерле тормыш юлы теләп озатып калган Укытучымны күз алдына китереп утырам. «Дилбегә тотар өчен белем кирәкми», – дип ышанып йөргән без авыл мокытларын Пушкин, Лермонтов, Тукай, Җәлил иҗаты белән таныштыра, җөмлә төзергә өйрәтә...
Аның шигырьләре кемнәрнедер шаккаттырыр өчен язылмаган. Шигырьләрдә – Тәкыя апаның дөньяга карашы, уй-кичерешләре, җирдә яшәүнең, Ык буйларының матурлыгы, җәмгыятьтәге бүгенге үзгәрешләрне кабул итеп бетермәү, балаларына әйтәсе килгән сүзләре, шәкертләренә мөнәсәбәте, кимчелекләрне күргәч ачынулары һ.б.лар.
Кешеләрне, Илне яраткан Шәхес кенә шулай яши».
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Фәйрүзә Исмәгыйлова Тәкыя апаның «Ык буйлары – гомер бишегем» шигырьләр җыентыгына кереш сүздә болай дип язды:
«Бигрәк пөхтә, матур инде безнең татар ханымнары, дип уйлап куйдым мин, аның белән танышып күрешкәннән соң. Башына укалы ап-ак яулык бөркәнгән, зәңгәр күлмәгендә – эреле-ваклы мәрҗәннәрдән торган төймә. Салават күпере төсләрен чагылдырып, кояш нурында коена алар. Әй юк, төймә түгел, бер гасырга якын гомер тәҗрибәсе булган күңеле чагылдырадыр ул төсләрне. Һәм ул төсләр, хисләр рәвешен ала да шигырь булып дөньяга туадыр».
Россиянең гомуми белем бирү Почетлы хезмәткәре, татар теле укытучысы, хезмәт ветераны Мәдинә Гарипова Тәкыя апа һәм Миргасыйм абыйга багышлап шигырь язды:
Юксыну
Оста итеп мандолино уйный,
Без тыңлыйбыз бергә җыелып.
Ул уйнаган моңлы, дәртле көйләр
Күңелләрдә калды уелып.
Рәхмәтемнең чиге юк аларга,
Укытучым, остаз, туганым.
Киңәшчем дә, дустым, коллегам да,
Юллар күрсәтүче маягым.
Мәшһүр Шәхес булып калды алар
Авылдашларының күңелендә.
Рәхмәтләрен әйтә укучылар
Сагынып искә ала бүген дә.
Исән булса, бу җәйдә авыл хәбәрчесе Тәкыя Шәриповага 100 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Урсай авылы мәдәният йортында китапханәче Флүзә Мөнихова искә алу кичәсе үткәрде. Авылдашлары Тәкыя апаны яхшы хәтерли, әле аның вафатына да күп вакыт үтмәде – ул 2013 елның декабрендә дөнья куйды. Портреты авыл клубы диварын бизәп тора. Юбилее уңаеннан аның берничә истәлеген тәкъдим итәбез.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның «Алтын йөрәкле журналист» дипломы һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе иясе, хезмәт ветераны.
«Мәйдан» № 10, 2022 ел
Комментарийлар