Логотип «Мәйдан» журналы

"Авыл укытучысы" бәйгесенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин

Киләсе елда “Авыл укытучысы” республикакүләм бәйгесенә үзгәрешләр кертү ниятләнә.  “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – “Мәгариф” журналының директоры Сөмбел Таишева әйтүенчә, быел “Авыл...

Киләсе елда “Авыл укытучысы” республикакүләм бәйгесенә үзгәрешләр кертү ниятләнә. 
Clipboard89
 
“Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – “Мәгариф” журналының директоры Сөмбел Таишева әйтүенчә, быел “Авыл укытучысы” бәйгесенең финал өлеше Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында узса, киләсе елда мастер-класслар мәктәпләрдә уздырылырга мөмкин. Сөмбел Таишева бер көн дәвамында 30 лап катнашучының дәресе тыңланганын, шулар арасыннан 10 эш сайлап алынганлыгын әйтте. “Бер көн эчендә шуның кадәр дәрес карау авыр. Укытучылар үзләре дә алҗый. Шуңа күрә киләсе елда мастер-классларны мәктәпләрдә үткәрү тәкъдим ителә”, - диде ул.
Сөмбел Таишева мастер-классларда укучылар ролендә бәйгегә килгән укытучылар чыгыш ясавын һәм моның бераз ясалмарак килеп чыгуын билгеләп узды. “Без укытучы мастер-классны чын укучы белән үткәрергә тиеш дип уйлыйбыз. Шул рәвешле, психологик яктан укытучының үзенә дә җайлырак булачак, ул баланың тәэсирен дә, реакциясен дә тоемлый алачак. Читтән карап торганда, болай бик үк табигый килеп чыкмый: укытучы теманы белгәч, барлык сорауларга дөрес җавап биреп утыра”, - диде ул.
Сөмбел Таишева бәйгедә күбрәк татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашуын шәрехләп, киләчәктә башка фән укытучыларын да җәлеп итү ниятләнүен белдерде.
Аның сүзләренә караганда, кайвакыт укытучылар ачык дәрес белән мастер-классны аермый, шунлыктан моны аңлату зарурияте бар. Сөмбел Таишева конкурста катнашучыларның заманча техник мөмкинлекләрдән дә аз файдалануын, күбрәк 20 ел элек булган методиканы куллануын билгеләп узды.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар