Логотип «Мәйдан» журналы

«Авыл шагыйре» проекты дәвам итә

«Мәйдан» журналында «Авыл шагыйре» дигән кызыклы проект бара.

Проектка 70тән артык каләм иясенең иҗат эшләре кабул ителде, 20дән артыгын «Мәйдан» журналының вконтакте челтәрендәге төркемендә тәкъдим иттек. Иҗат эшләрен кабул итү алга таба да дәвам итә. Әмма 28нче ноябрьдән шигырьләр, үзегез турында мәгълүмат, фотосурәт белән беррәттән «Мәйдан» журналына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанцияне дә җибәрергә кирәк булачак. Бәясе ярты елга 615 сум. 4нче декабрьдән 14 енә кадәр ташлама белән 573 сумнан язылырга була. Элемтә бүлекләренә барырга авырсынсагыз, безгә мөрәҗәгать итегез.

 

Ә бәйгебез дәвам итә, дуслар! Безнең белән калыгыз!

Комментарийлар