Логотип «Мәйдан» журналы

Авыл кешеләрен диспансеризациягә бушлай алып барырга тәкъдим иттеләр

Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова төбәк хакимиятләрен ерак торак пунктларда яшәүчеләргә диспансеризация узуда бушлай йөрүне оештырырга чакырды. Бу фикерен ул чәршәмбе көнне Сәламәтлек саклау минис...

Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова төбәк хакимиятләрен ерак торак пунктларда яшәүчеләргә диспансеризация узуда бушлай йөрүне оештырырга чакырды. Бу фикерен ул чәршәмбе көнне Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйтте. ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итә.

tatyana-golikova


«Мин авыл торак пунктларына һәм кече шәһәрләргә игътибарны җәлеп итәргә телим. Кызганыч, аларда үлем дәрәҗәсе югары. Биредә диспансеризация үтү өчен халыкны яшәү урыныннан медицина оешмаларына түләүсез йөртү бик мөһим», - диде ул.
Моның өчен күчмә хезмәтләр, шулай ук бушлай транспорт оештырырга кирәк, дип өстәде Голикова. Ул «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектында өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына алып килү һәм кире кайтару өчен автотранспорт сатып алуга акча каралганлыгын әйтте.
Аның сүзләренчә, 2018 елда диспансеризацияне 21 млн россияле узган булса, 2019 елда гражданнарны тикшерү өч тапкыр күбрәк башкарылырга - 62 млн кеше узарга тиеш.
Фото: http://duma.gov.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/24/185147/

Комментарийлар