Логотип «Мәйдан» журналы

Автозаправкаларга... сыра кайтачак

Хөкүмәт автозаправкалау станцияләре өстәмә акча эшләсен өчен аларда сыра һәм шәраб сатуга рөхсәт бирергә җыена.Бу 2011 елда тыелган иде. ”Нәтиҗәсе әллә ни булмады, чөнки алкогольне АЗС станцияләре яны...

Хөкүмәт автозаправкалау станцияләре өстәмә акча эшләсен өчен аларда сыра һәм шәраб сатуга рөхсәт бирергә җыена.
Бу 2011 елда тыелган иде. ”Нәтиҗәсе әллә ни булмады, чөнки алкогольне АЗС станцияләре янындагы гадәти кибетләрдән дә сатып алырга мөмкин. Тыюдан соң исерек водительләр тарафыннан ясалган аварияләр саны да кимемәде”, дигән фикердә экспертлар.
Ә менә автозаправкалау станцияләре хуҗалары нык кына зыян күргән. Алкоголь белән сату итүне тыйганнан соң, бу станцияләр янында кибет тотуның файдасы калмаган һәм алар ябылган.
Өстәмә акча эшләү алар өчен бүген бигрәк тә актуаль. Язын ягулыкка хаклар кинәт артты. Хөкүмәт акцизларны киметкәннән соң гына хәлне тотрыклыландырырга мөмкин булды. Станцияләрдә алкоголь сатарга рөхсәт итү нефтьчеләргә ягулыкка бәяләрне “тышаулаган” өчен "бүләк" булачак.
Фото: park72.ru
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар