Логотип «Мәйдан» журналы

Автокалада «Әбиләребез курчаклары» конкурсы старт алды

Шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музее «Әбиләребез курчаклары» дигән милли костюмлы курчаклар конкурсы игълан итте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Катнашучыларга үз куллары белән нинди...






Шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музее «Әбиләребез курчаклары» дигән милли костюмлы курчаклар конкурсы игълан итте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.





 
Катнашучыларга үз куллары белән нинди дә булса халыкның милли киемен кигертеп, курчак әзерләргә кирәк. Курчакны теләсә кайсы материалдан эшләргә мөмкин. Конкурста 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле балалар катнаша ала. Кече яшьтәге катнашучылар ата-аналар белән берлектә иҗат ителгән эшләрне тәкъдим итә алалар. Җиңүчеләр өч номинация буенча билгеләнәчәк: «Тарихы булган иң яхшы курчак», «Минем беренче уенчыгым» һәм «Заманча курчак».




Иҗади эшләр 5 ноябрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Гидротөзүчеләр ур., 16 нчы йорт адресы буенча кабул ителә.
Конкурс нигезләмәсе.

Фото: https://citifox.ru



 

Комментарийлар