Логотип «Мәйдан» журналы

Автокала мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

"Энергетик" мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. 9 апрель көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен мең ярымнан артык чаллылы билгеләп үтә.Болар – актерлар һәм шаг...

"Энергетик" мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. 9 апрель көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен мең ярымнан артык чаллылы билгеләп үтә.
Болар – актерлар һәм шагыйрьләр, язучылар һәм рәссамнар, музей хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре, студия һәм сәнгать мәктәбе укытучылары.

Автокала мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләрен шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева котлады: «Чаллының мәдәният өлкәсе автогигант һәм шәһәр төзелеше вакытында барлыкка килде. Бу ел автокалада яшәүчеләр өчен үзенчәлекле, бу - КАМАЗ төзелешен башлап җибәрүгә 50 ел тулу елы. Мин беренче башлап йөрүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Нәкъ менә сез шәһәрдә бик күп традицияләргә нигез салдыгыз», - дип билгеләп үтте ул.

Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Автокала мәдәният эшлеклеләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм шәһәр Мэрының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.

Чаллы мәдәният өлкәсе хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм кунаклары өчен Чаллы иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрнең 15 иҗат коллективы «Халык үзешчән коллективы» дигән югары исем йөртә. «Болгар» бию театры, Игорь Лерманның Камера оркестры, рус һәм татар драма театрлары, курчак театрының казанышлары шәһәрдән читтә дә билгеле.
 
http://nabchelny.ru/

Комментарийлар