![DJkyICeG5Vk](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/08/DJkyICeG5Vk.jpg)
Синоптиклар кызу көннәрне август башында да булачагын җиткерә. Иртәгә, мәсәлән, һава температурасы 31 градуска кадәр күтәрелә, явым-төшем дә күзәтелми. Шулай да якын көннәрдә республикада урыны белән һава торышы бозылырга мөмкин – яшен, тизлеге секундына 15 метрга җиткән көчле җил көтелә. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да югары.
Ә гомумән, август аенда безне нинди һава торышы көтә соң? Явым-төшем, июльдәге кебек нормадан аз булачак. Ә һава температурасы тиешле норма тирәсендә саклана, ди синоптиклар.
Комментарийлар