Логотип «Мәйдан» журналы

Атна уртасында Татарстанда нуль градуска кадәр суытырга мөмкин

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, пәнҗешәмбе көнне нуль градуска кадәр суытачак.Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 майда Татарст...

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, пәнҗешәмбе көнне нуль градуска кадәр суытачак.
Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 майда Татарстан циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Яңгыр явуы көтелә, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин, секундына 17-22 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы +14…+9, көндез +17…+22 градус булачак. Көньяк районнарда һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе көнне узып баручы циклонның тыл өлешендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +2…+7, көндез +14 градус җылы булачак.
6 майда төнлә явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы 0...+5 градуска кадәр төшәчәк. Атмосфера фронтлары якынаюга карамастан, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 7 һәм 8 майда республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр фаразланмый. Температура сизелерлек күтәреләчәк: төнлә +11, ә көндез +23 градус булачак.
 

Фото: Михаил Захаров


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/04-05-2021/atna-urtasynda-tatarstanda-nul-graduska-kad-r-suytyrga-m-mkin-5822053

Комментарийлар