Логотип «Мәйдан» журналы

Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы булачак

Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы — кар бураннары һәм көч җил булачак. Бүген төнлә 17 градуска кадәр салкын булуы фаразланган иде.Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бү...

Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы — кар бураннары һәм көч җил булачак. Бүген төнлә 17 градуска кадәр салкын булуы фаразланган иде.
Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген шулай ук көчле җил һәм буран булыр дип фаразлана.
Чәршәмбе көнне, 17 ноябрьдә, төнлә температура -8…-3 градус, көндез -3…+2 градус була. Кар һәм юеш кар явачак. Буран һәм көч җил исүе фаразлана.
Пәнҗешәмбе, 18 ноябрьдә, төнлә -16.. -11 градус, көндез -4..+1 градус була. Кар һәм юеш кар явуы ихтимал.
19 һәм 20 ноябрьдә температура төнлә -7…-2 градус, көндез 0 градус чамасы булачак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/16-11-2021/atna-azagyna-kad-r-tatarstanda-totryksyz-ava-toryshy-bulachak-5843231

 

Комментарийлар